Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрикләде.  

«Президент әфәнде! Сезне чын күңелдән 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм һәм Сезгә Аллаһтан сәламәтлек, бәхет һәм якыннарыгыз янәшәсендә озын гомер сорыйм.   

Сез һәрвакыт илегездәге һәм дөньядагы вакыйгаларны дөрес кабул иттегез. Бөек дәүләт эшлеклеләренә хас сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә Сез Татарстан Республикасы язмышын булдыруга үзегездән зур өлеш кертүегезне дәвам итәсез. Сез һәм Сезнең эшлекле сыйфатларыгыз тугандаш Татарстан халкының гына түгел, шулай ук Төркия Республикасы халкының да байлыгы булып тора.   

Сезгә тирән ихтирам хисләремне белдерәм һәм Сезне 60 яшегез белән котлыйм, шулай ук Сезгә, гаиләгезгә һәм тугандаш Татарстан халкына ихлас сәламнәремне һәм изге теләкләремне юллыйм». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International