Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Сез Татарстанда зур хөрмәткә ия, чөнки республика үсеше, аның сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен ныгыту, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен Сезнең ярдәм белән күп нәрсә эшләнгән. Бүген биредә Сезнең тәкъдимегез буенча зур күләмле инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән без бергә ачкан "Иннополис" махсус икътисадый зона. 

Шулай ук төбәктә заманча поликлиникалар, мәктәп һәм балалар бакчалары, торак комплекслары, юллар актив рәвешәт төзелә, шәһәрләр һәм авыллар төзекләндерелә. Болар барысын да татарстанлылар уңай каршы ала, Сез биредә сәләтле оештыручы буларак абруй казандыгыз, Сезне ачык, ярдәмчел һәм игътибарлы кеше дип саныйлар. Алга таба да шундый булып калыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International