Рөстәм Миңнеханов: Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный

2017 елның 3 марты, җомга

Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный. Республика кабул иткән Стратегия - 2030 куәтле мәгариф потенциалына таяна, фән, җитештерү һәм икътисадның реаль секторы арасында хезмәттәшлекне күз алдында тота. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия мәгарифе» (EDU Russia) беренче форумының «Кеше потенциалы – оссия төбәкләрен үстерүнең төп ресурсы»  панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Форум эшендә шулай ук Россия Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Агентство развития профессиональных сообществ и рабочих кадров «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФнең 35 төбәгеннән һәм 8 чит илдән мөгаллимнәр катнашты. Модераторы – «Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец.  

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Россия мәгариф оешмалары оештырган күргәзмәне карап чыкты.  

Панель дискуссияне ачып, П. Положевец билгеләп үткәнчә, форум мәгариф системасының барлык дәрәҗәләренең эшчәнлеге һәм үсеше мәсьәләләренә багышлана. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм идарәнең иң яхшы практикларын җәлеп итү өчен халыкара мәйданчык булдыру зарурияте турында күптән фикер алышулар бара иде. «Ышанам, бу форум үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтер, һәм без аны ел саен уздырырбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Республикада балалар технопаркларын һәм икътисадның өстенлекле тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре эшли. Бүген республикада 20 ресурс үзәге бар, 2020 елга алар кимендә 30 булачак.

«Нәкъ менә ресурс үзәкләре WorldSkills хәрәкәтен үстерү өчен мәйданчык булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов. – 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу һөнәри осталыкны үстерү өлкәсендә халыкара мөһим вакыйгага без актив әзерләнәбез».   

Талантларны җәлеп итү һәм үзебездә калдыру – теләсә кайсы төбәк һәм  илебез өчен мөһим бурыч, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча алда бара (3 нче урын).

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «балалар бакчасы – мәктәп – югары уку йорты» чылбыры бик төгәл эшли. Әгәр берәр участокта эшләр начар барса, бу бөтен системада чагыла.     

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсен үстерү максатларында бүген технологик яңалыкларны актив файдаланырга һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International