ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Татфондбанк”ның зыян күргән кертемчеләре белән очрашуда: Хокукый эшләрдән тыш, башкалары булмый

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татфондбанк”ның алданган кертемчеләре инициативалы төркеме белән очрашты.

Очрашу ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында узды (Казан).

ТР Хөкүмәте башлыгыннан тыш, очрашуда шулай ук ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР эшмәкәрләр хокукы буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов катнашты.

Илдар Халиков кыскача үз фикерен белдерде. “Хокукый эшләрдән тыш, башкалары булмый, - диде ул. – Нинди генә юл булса да, бары тик хокукый”.

Аның фикеренчә, республика бюджетыннан яисә предприятиеләр бюджетыннан акча алып, кертемчеләргә бирү, бу хокукый вариант түгел. Бу вариант каралмый, дип билгеләде ул.

Марат Долгов шулай ук кертемчеләрне нинди дә булса законсыз эшләрдән сакланырга кисәтте. “Барлык законсыз эшләргә хокукый бәя биреләчәк”, - диде ул.

Артем Здунов хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләр өчен махсус программалар эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителгән. Тиз арада бу программалар эшмәкәрләргә тәкъдим ителәчәк.

Илдар Халиков шулай ук, бүгенге очрашу соңгысы түгел, дип белдерде. ТР Хөкүмәте һәм зыян күргән кертемчеләрнең чираттагы очрашуы 13 мартта көтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International