Рөстәм Миңнеханов Лейпцигка эш сәфәре кыла

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпцигка (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде.
Лейпциг-Халле аэропортында Рөстәм Миңнехановны Саксония Юстиция  министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы  Вячеслав Логутов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатауллин, башка рәсми затлар каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты – «Z/Intec-2017» 14 нче халыкара запчастьләр, комплектлаучылар, модульләр һәм технологияләр күргәзмәсендә катнашу.
Моннан тыш, Татарстан Президенты А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән  «AMTEC ГмбХ» арасында килешү имзалауда катнашачак. Лейпцигта Рөстәм Миңнеханов BMW автомобильләр заводында һәм SpinLab стартаплар өчен бизнес-акселераторда булачак. Шулай ук аның «Аргамак» татар яшьләре оешмасы вәкилләре белән очрашуы да планлаштырылган.
Лейпцигта вакытта Рөстәм Миңнехановның Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуы да көтелә.
Татарстан Республикасы Президентының ФРГ эш сәфәре 2017 елның 8 мартына кадәр барачак.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «АК БАРС» БАНК ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры Идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International