Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән Германиядә Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу мөмкинлеге турында сөйләште. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Лейпцигка (ФРГ) эш сәфәре кысаларында узды.
Станислав Тиллих Татарстан Республикасы делегациясенә Лейпциг ярминкәсендә катнашулары өчен рәхмәт әйтте - бу Германиядә иң яхшы күргәзмәләрнең берсе. Станислав Тиллих сүзләренчә, күргәзмәдә машина төзелеше тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителә.
Саксония җиренең сәнәгый мөмкинлекләре турында Станислав Тиллих билгеләгәнчә, бу территориядә өч автомобиль заводы урнашкан - BMW, Porsche һәм Volkswagen. Шулай ук икътисадый үсешкә Лейпциг/Халле аэропорты да этәргеч бирә. Премьер-министр сүзләренчә, әлбеге аэропорт Франкфурт аэропортыннан соң йөк әйләнеше буенча икенче урында тора. Европа буенча аэропорт бишенче урында, ә дөнья дәрәҗәсендә урында.
Кичә сез АМТЕС ГмбХ компаниясендә булдыгыз, диде Тиллих, бу безнең хезмәттәшлек юнәлеше була ала.
Безнең республика Германия компанияләре белән үзара файдалы хезмттәшлекне киңәйтү яклы, дип ассыклады ТР Президенты. Фән, мәгариф, студентлар белән алышу, мәдәният, шәһәр инфраструктурасы, спорт һәм туризм кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк, диде ул.
Дрезден техник университетын Германия-Россия яңа технологияләр институты партнеры булса, әйбәт булыр иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Саксония федераль җирендә Татарстан Республикасы вәкилен билгеләү тәкъдимен хуплады. ТР Президенты Татарстан белән Саксония арасында багланышлар турында килешүне әзерләргә йөкләде.