Бүген Лейпцигка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Z/Intec-2017» халыкара сәнәгать күргәзмәсенә барды. Күргәзмә Лейпциг ярминкәсе территориясендә узды.
«Intec-2017» күргәзмәсенең төп бүлекләре автомобиль төзелеше, машиналар төзелеше һәм станоклар төзелешенә, электроника, электр техникасы, сәнәгать җиһазлары, металл эшкәртүгә багышланган.
«Z» күргәзмәсе программасында бизнес очрашулар, халыкара конференция, утырышлар һәм семинарлар уздыру каралган.
Ике күргәзмә Лейпциг ярминкәсендә уңышлы рәвештә бер үк вакытта уза.
Татарстан Республикасы стендын ТР Инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде. Ул "Иннокам" Кама иннвацион территориаль-җитештерү кластеры, "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ һәм башка проектларны тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә Германия бизнес даирәләре вәкилләре белән очрашты. Чарада Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих, «Cryotec Anlagenbau GmbH»-«Криотек Анлагенбау» генераль директоры Лутц Хоффман, «Hörmann-rawema-«Хёрман-равема» Engineering & Consulting GmbH» (КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлек итә) генераль директоры Хольгер Фюссель, «Нотхельфер һәм Партнерлар» адвокат конторасы җитәкчесе (Казанда вәкиллеге бар) Ханс Йоахим Нотхельфер һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты республиканың хезмәттәшлек итү яклы һәм бөтен кирәле шартлар булдырырга әзер булуын ассызыклады. Ул бизнес вәкилләренә Саксониядә Татарстан Республикасы вәкиллеге ачылу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Якын арада, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланачак.
Станислав Тиллих, санкцияләр шартларында төбәкара хезмттәшлекнең файдалы булуын ассызыклады.
Шуннан Татарстан Республикасы делегациясе "Correa", "PH horn", "Profiroll", "Festo", "Meusburger", "Niles-simmons-hegenscheidt" һәм башка компанияләр экспозицияләре белән танышты.
Рөстәм Миңнехановны күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «АК БАРС» БАНК ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры Идарәсе рәисе Сергей Майоров һәмбашкалар озата йөрде.