Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 996 объектның 427сендә эшләр башланган

2017 елның 11 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасына кергән 996 объектның 427сендә эшләр башланган. Күп фатирлы йортларга капремонт быел республиканың 43 муниципаль берәмлегендә алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

2017 елда 36 мәктәпкә 864,46 млн. сумлык ремонт ясау каралган, шул исәптән 7 коррекцион мәктәпкә (145,8 млн. сумга) һәм 110 мәктәпкәчә мәгариф оешмасына (1 млрд. 624,9 млн. сумга). 9 мартка  эшләр 138 объектта башланган, шулардан 27се гомуми белем мәктәбе, 7 коррекцион мәктәп һәм 104 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы.

Татарстанда быел 4 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау карала (30,155 млн. сумлык). Моннан тыш, 4 балаларны савыктыру лагере төзеләчәк (21,933 млн. сум) һәм 3 балаларны савыктыру лагерен  реконструкцияләү планлаштырыла (41 млн. сум).

2017 ел программасына кергән булдырылучы ресурс үзәкләренең 10сында да капиталь ремонт башланган.

Республикада шулай ук мәдәният объектларына капиталь ремонт ясау каралган – бу 43 учреждение (финанслау күләме - 338,2 млн. сум).

Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт пландагы 29 объектның 28ендә башланган (финанслау күләме - 100 млн. сум).

2017 елда республикада муниципаль берәмлекләр советларының 42 бинасын  ремонтлау һәм 11 бина төзү планлаштырылган (финанслау күләме - 98,45 млн. сум). 9 мартка 39 объектта эшләр башланган.

Республикада яңа программаны гамәлгә ашыру башлана – бу Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капиталь ремонт программасы.  2017 елда Татарстан Республикасының 17 муниципаль архивын ремонтлау карала. Программаны финанслау күләме – 50 млн. сум. 9 мартка эшләр 15 объектта башланган.

Ирек Фәйзуллин 2017 елда «Җәмәгать киңлекләре» программасын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы бюджетыннан  45 муниципаль берәмлектә 58 объектны төзекләндерү өчен 2 млрд. 64 млн. сум бүлеп бирү планлаштырылган. 58 проекттан 41 проект муниципаль берәмлекләр белән килештерелгән инде, 12сенә кисәтүләр бар һәм  корректировкада, 5 эскиз проект әлегә эшләнеп килә.   

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, бүген гомуми күләмнән 83%ына шартнамә төзелгән.   Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә, бүген федераль дәрәҗәдә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын 2019 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерү мәсьәләсе карала.

Бу ситуацияне аңлатып, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыруны 2017 елның сентябренә тәмамларга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, республикада моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар – эшләрнең расланган графиклары бар, финанслау җәлеп ителгән, юристлар, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белгечләре белән зур эш башкарылган, гражданнарны күчерү өчен кирәкле торак корыла. Шул хәтле көч куелганнан соң Рөстәм Миңнеханов аны гамәлгә ашыруны тәмамларга кирәк дип саный. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, Казанда күп фатирлы йортларны автомататлаштырылган индивидуаль җылылык пунктларына күчерү программасын гамәлгә ашыру буенча мөмкин булган теләсә нинди куркынычлардан котылырга һәм җылылык бирү сезонына әзер булырга кирәк. Аның сүзләренчә, шәһәрдә җылылык белән тәэмин итү стратегиясе үзгәрә, яңа схема корыла. «Без старт алдык инде һәм сентябрьгә бу эшләрне тәмамларга тиешбез, – диде ул. – Бу – социаль объектлар, коммерциячел объектлар, идарәче компанияләр объектлары». Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашыру өчен муниципаль җитәкчелеккә – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга һәм Казан мэры Илсур Метшинга шәхсән җаваплылык йөкләнә. «Катгый график, атна саен контроль булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу бик зур эш. Без элек беркайчан да мондый эш башкарганыбыз юк. Әмма Казан өчен бик нәтиҗәле булачак, бу йортларда җылыту сыйфаты яхшырачак. Бу бернинди дә модага иярү түгел – җылылык трассалары торышы бик әйбәт дип әйтеп булмый, шуңа да бу эш мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International