Рөстәм Миңнеханов Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы рәисе булды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы рәисе булды.  

Бүген аңа бу хакта Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы утырышында хәбәр иттеләр.  

Чара Казанда «Ак Барс» спорт комплексы конференц-залында узды.

«Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы составына шулай ук Россия Федерациясе Иминлек Советы секретаре урынбасары Рәшид Нургалиев та керде.

Утырышта катнашучыларга кереш сүз белән Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе, «Ак Барс» хоккей клубы президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов мөрәҗәгать итте.    

Наил Маһанов шулай ук билгеләп үткәнчә, Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясе хоккей мәктәпләре базасында методология һәм аны эшкәртү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәчәк.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов    белдергәнчә, хоккей илебез өчен традицион спорт төре. Ул ассызыклаганча: билгеле бер этапта яшь талантлы хоккейчыларны югалтмас өчен, бәләкәйдән үк аларны әзерләү системасын булдырырга кирәк. «Без тренерлар әзерләмәсәк, уңышка ирешмәячәкбез. Система пирамида сыман эшләргә тиеш – түбәннән алып түбәсенә кадәр, «Ак Барс» һәм «Нефтехимик»  командалары белән, - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уенчыларның башка клубларга күчүен һәм спорт мәктәпләренә компенсацияләрен законнар белән чикләргә кирәк. «Спорт мәктәпләре һәм командалар хоккейчылар әзерләүгә акча түгәләр, ә бонусларын агентлар алалар. Хокукый форма кирәк».

Татарстан Президент белдергәнчә, ул Россия хоккейчыларының чит илләргә китүләренә каршы түгел. «Минемчә, без бу мәсьәләдә федераль дәрәҗәдә дә хуплауга ирешәчәкбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, элек менә дигән спорт инфраструктурасы булдырылган иде, һәм бүген хоккейны үстерү өчен моны кулланырга кирәк, сыйфатны, тренерлар әзерләү системасын, методологияне  яхшыртырга.

«Бу бик мөһим утырыш, без Хоккей академиясе булдыру турында хәбәр итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россиянең спорт, хоккей дөньясына яхшы сигнал җибәрәбез».

Утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Маһанов Зиннәтулла Билалетдиновны баш тренер буларак илебез чемпионатларында 1000 нче матчы белән һәм күптән түгел узган туган көне белән котладылар. Моннан тыш, Зиннәтулла Билалетдинов бүген Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясенең мактаулы президенты итеп билгеләп куйдылар.

Утырыш барышында «Татарстан хоккейчыларының чит илләргә китүләренең төп сәбәпләре», «Татарстан Республикасында хоккей философиясе, системасы һәм стиле» нотыклар тыңланды, шулай ук 2017 елның 1 кварталында «Ак Барс» Хоккей академиясе эше турында хисап һәм 2017 ел азагына кадәр эш планы һәм башкалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International