Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Пакистан Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур әһәмият бирә

2017 елның 18 марты, шимбә

Бүген Лахор шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарста-Пакистан бизнес-форумныда катнашты. 

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать-сәүдә палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, "АК БАРС" БАНК" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, "ИТ-парк" директоры Антон Грачев, "Татнефть", "ТАИФ" һәм "КАМАЗ" компанияләре вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Пакистан Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур әһәмият бирә.

"Илләребез хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрлек өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә көч куя. Үз ягыбыздан без төбәк дрәҗәсендә әлеге процессларда актив катнашырга әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан ел саен 35 млн. тонна нефть чыгара, аның яртысын ике республика заводы эшкәртә. Республикада нефть химиясе, автомобиль төзелеше, смолетлар, вертолетлар, суднолар төзелеше үскән. Сәнәгать товарларының 50 процентыннан артыгын Татарстан читкә сата. 

"Безнең университетлар һәм тикшеренү үзәкләре арасында багланышларны көйләү мөһим. Без нано- һәм биотехнологияләрне үстерү, композит материалларын. робототехниканы үстерү эшен алып барабыз", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эре транспорт проектлары турында хәбәр итте: "Европа-Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры, Свияжск мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль. 

"Тышкы сәүдә әйләнеше күләмен арттыру өлкәсендә без сезне "КАМАЗ" авыр йөк машиналары, вертолетлар, авыр йөк һәм пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ эшкәртү җиһазлары, компресоорлар, суыткычлар, авыл хуҗалыгы товарлары, медицина һәм фармацевтика продукциясе белән тәэмин итәргә телибез. Берничә предприятиебез оборона комплексы бурычларын үти", - диде ул. 

Шулай ук, аның сүзләренчә, мәдәният, туризм, фән һәм мәгариф өлкәсендә багланышлар әһәмиятле. "Казан - Россиядә алдынгы фәнни-мәгариф үзәге. Безнең вузларда Пакистан студентлары саны артса, шат булыр идек. Спорт өлкәсендә дә элемтәләрне көйләп була", - диде ул. 

"Быел җәй Пенджаб делегациясен Татарстанда көтеп калабыз, конкрет проектлар турында фикер алышыр идек", - идп йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ахырда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лахор шәһәре арасында хезмәттәшлек итү турында килешү һәм "ИТ-парк" белән АРфа технологик паркы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International