Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Казанның Генераль планына багышланган киңәшмәдә катнашты

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Казанның Генераль планы турында фикер алышу булды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. 

Татарстан вәкилләре Мәскәүдәге хезмәттәшләреннән Казанның алга таба планнарын төзү һәм шәһәр төзелешендәге заманча алымнарны куллануда тәҗрибә белән уртаклашуны сораганнар иде. 

Бүгенге киңәшмәдә Мәскәүнең шәһәр төзелеше һәм автомобиль агымнарын көйләү мәсьәләсендә тәҗрибә турында Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин сөйләде.

Марат Хөснуллин шулай ук Мәскәүдәге "хрущевкалар"ны бетерү программасы (1950-1980 елларда СССР да массакүләм рәвештә төзелгән 5 катлы тторак йортлар) турында сөйләде.  

Мәскәү белгечләре Казан шәһәрнең реаль чикләрен, анда яшәүчеләр санын  билгеләргә тәкъдим иттеләр. "Казан агломерация"сенә Татарстанның башка торак пунктларыннан меңләгән кеше эшкә килә. Казан алга таба кайсы якка үсүен билгеләү өчен, шһәргә килүче белгечләр саны буенча төгәл статистика кирәк. 

Моннан тыш, "зур Казан" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә киңәшмәдә күтәрелде. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, киләчәктә әлеге зонага Зеленодольск, Лаеш, Югары Ослан торак пунктлары керәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга, Илсур Мтешинга, Татьяна Прокофьевага киңәшмәдә яңгыраган тәкъдимнәрне анализларга йөкләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International