Ел башланганнан бирле Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 1180 тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча Казанда һәм Алексеевскта 9 техник иминлекне бозу очрагы ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин гражданнары авария хәлендәге торактан күчерү эше турында да сөйләде. Бүгенгә 158 мең кв.метрга 4 мең 312 сумлык сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу – 88%. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында республикада 7011 фатирлык 65 йорт төзелә. 7 объектны якын көннәрдә эксплуатациягә тапшыру карала.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 41 муниципаль берәмлектәге 996 объекттан 494ендә эшләр башланган.
И. Фәйзуллин сүзләренчә, бүген 27 гомуми белем мәктәбенә, 7 коррекцион мәктәпкә һәм 106 мәктәпкәчә белем оешмасына, 4 балаларны савыктыру лагерена, 10 ресурс үзәгенә, 44 мәдәният объектына, 28 яшүсмерләр клубына, 42 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары бинасына, 24 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә һәм 15 муниципаль архивка капиталь ремонт ясала.
Казанда кайнар су белән тәэмин итү яңа системасына күчү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Үзәк җылыту пунктлары урынына һәр йорт саен индивидуаль пунктлар кертү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, әлеге программа кысаларында барлык чараларны да быел 1 сентябрьгә тәмамларга кирәк.
«Бу бик зур эш, без моны беренче мәртәбә башкарабыз. Әмма нәтиҗәдә без Казанны җылылык белән тәэмин итү системасы нәтиҗәлелеген җитди арттырачакбыз, – диде Татарстан Президенты. – Журналистларны да җәлеп итәргә, башкарылган эш турында массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдырырга кирәк. Сыйфатлы җылыту һәм кайнар су – һәр йорт өчен бик кирәкле шартлар. Бүген бу юнәлештәге инженер челтәрләре яман хәлдә. Без үз чиратыбызда бу ситуацияне җитди үзгәртә алачакбыз».