Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ГАҖ президенты Николь Мор белән очрашты

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ГАҖ президенты Николь Мор белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «АВТОВАЗ» ГАҖ вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар илнең автомобиль төзелешен үстерү, «АВТОВАЗ» ГАҖ продукциясен алга сөрү мәсьәләләре, машина төзелеше тармагы өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, бүген Казанда «TIAF supported by Automechanika» III халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылачак, һәм Николь Мор бу форумда катнашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International