Илдар Халиков Россия автомобиль базарын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашты

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан сәнәгать җитештерүе күләменең  10%тан артыгы автомобиль сәнәгате өлешенә туры килә – бу 200 млрд сум. Мондый мәгълүматларны бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында узган “TIAF  supported by Automechanika” III халыкара автомобиль төзелеше форумының пленар утырышында хәбәр иттеләр.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының базар мониторингы һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы Владимир Костюченков, ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, “АвтоВАЗ” ГАҖ президенты Николя Мор катнашты.  

Бүген Татарстан һәм Европа бизнесы ассоциациясе арасында хезмәттәшлек актив үсә, дип билгеләде Илдар Халиков. “Республикада зур автомобиль сәнәгате формалашкан. “КАМАЗ”, “Форд Соллерс”, “АлАЗ” кебек заводлар, күп санда автокомпонентлар җитештерүче компанияләр бар, шул исәптә “Мастер” Кама индустриаль паркы территориясендә”, - диде ул.

Татарстан автомобиль төзелеше торышы турында Альберт Кәримов сөйләде. Ул ассызыклаганча, республика сәнәгать җитештерүе күләменең  10%тан артыгы автомобиль сәнәгате өлешенә туры килә – бу 200 млрд сум. Шулардан 150 млрд – бу автомобильләр, 50 млрд – запчастьлар һәм компонентлар.

Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан автомобиль төзелешенең төп компаниясе – “КАМАЗ” ГАҖ. Продукциянең күләме 100 млрд сум тәшкил иткән.

“КАМАЗ” һәм “ДАЙМЛЕР” компанияләренең уртак предприятиесе дә уңышлы эшли. 2016 елда завод 9 млрд сумга 2 меңнән артык автомобиль эшләп чыгарган.

“Форд Соллерс” компаниясе тармакта мөһим урын алып тора. Узган елда предприятиедә 30 мең автомашина җитештерелгән”, - дип хәбәр итте Альберт Кәримов.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, бүгенге көнгә республикада автокомпонентлар җитештерү буенча якынча 200 предприятие эшли, аларның продукция күләме 40 млрд сумнан артык.

Утырыш барышында Россия автомобиль сәнәгатен үстерү стратегияләре, дәүләт ярдәме чаралары һәм аларның нәтиҗәлелеге турында докладлар тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International