Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнерго” АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бу чара Зәй ГРЭСда узды, бу зур станцияне яңарту компания өчен төп мәсьәлә булып кала.
Утырыш башланганчы Директорлар советы әгъзалары җитештерү мәйданчыгында булдылар, шулай ук ОРУ-110/220/500 Кв торышы белән таныштылар.
Утырыш барышында Зәй ГРЭСын зыянсыз эшләү режимына чыгару мөмкинлеген бирүче чаралар турында тәкъдимнәр әйтелде.
“Татэнерго” АҖ директорлар советы әгъзалары 2016 ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Компаниянең электр энергиясе эшләп чыгаруы 12 153 млн.кВт.с. тәшкил иткән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 3%ка түбән һәм 4%ка планнан калыша.
2016 елда җылылык энергиясе бирү 10 728 мең Гкал тәшкил иткән, бу алдагы елга караганда 3%ка югарырак.
Компаниянең табышы 35 млрд 642 млн сум тәшкил иткән, сатудан кергән табыш 2 млрд 977 млн сум. Ел нәтиҗәләре буенча компаниянең чиста табышы 237 млн сум. Чиста табышның сизелерлек кимүе “Татфондбанк” белән килеп чыккан хәлгә бәйле. Утырышта предприятиенең финанс һәм техник хәленә бу фактның йогынтысы булмас, дип билгеләнде.
2016 елда компаниянең капиталь төзелеш планы тулысынча үтәлгән: 181 объект тапшырылган, 2,5 млрд сум акча тотылган.
Агымдагы елга капиталь төзелеш планы 9 млрд сум тәшкил итә, шуның 6млрд тан артыгы Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт төзелешенә биреләчәк.
Утырышта шулай ук станцияләрнең авариясез эшләү һәм ышанычлылыгын арттыру чаралары турында фикер алыштылар.
“Татэнерго” АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев компания тарафыннан кабул ителгән 2015-2020 елларга энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турындагы программа хакында сөйләде.