Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2676 ветеран торакка субсидия белән тәэмин ителмәгән
2011 елның 7 мае, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын үз вакытында һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итә алмаучыларны тәнкыйть утына тотты.
Видеоконференция режимында торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә шундый фактлар Татарстанның Әгерҗе һәм Аксубай районнарында, шулай ук Казанда ачыкланды.
“Тулаем алганда гаять зур эш башкарылды, аны дәвам итәргә кирәк. Вазифаи затларның үз эшенә салкын каравы аркасында барлык ветераннарның да үз вакытында сыйфатлы торак белән тәэмин ителмәвенә бәйле фактларның булуы кызганыч, әлбәттә”, - дип ассызыклады Президент.
Аның сүзләренә караганда, бу Әгерҗе, Аксубай районнары һәм Казан шәһәренә кагыла.
“Эш сыйатсыз башкарылган очракта исемлек тагын да озынаерга мөмкин. Барысы да тиешле җәзасын алачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, эшләнеп бетмәгән йортка бәя бирү өчен контрольлек итүче органнарны түгел, ветераннарны чакырулары аңлашылмый.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов журналистларга түбәндәгеләрне җиткерде. “Ветераннарны һәм башка категориягә кергән гражданнарны үз вакытында торак белән тәэмин итмәгән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы адресына хат юлланды. Хатта әйтелгәнчә, шундый хәл кабатланган, Президент күрсәтмәсен үтәмәгән очракта, ул гамәлдәге законнар нигезендә вазифасыннан читләштерелергә яки аны отставкага җибәрү турында процедура башланырга мөмкин”, - дип хәбәр итте Ю.Камалтынов.
Аның сүзләренә караганда, баштарак Аксубай районы башлыгына карата да шундый чаралар күрү күздә тотылган булган, әмма вәзгыятьне җентекләп өйрәнгәннән соң биредә, беренче чиратта, башкарма комитет җитәкчесенең гаепле булуы ачыкланган. “Аңа район башлыгы тарафыннан җәза бирелгән инде, хәзерге вакытта дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе шундый эшкә юл куйган подрядчыларга карата тиешле чаралар күрә. Президент видеоконференциядә Аксубай районы башлыгына кисәтү ясады”, - диде Ю.Камалтынов.
Моннан тыш, “Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасының попечительләр советы карары нигезендә, Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллинга шелтә белдерелде.
“Казанга килгәндә, кичә шәһәр административ комиссиясе узды, Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгына җәза бирелде. Моннан тыш, без бүген Казан мэры адресына хат җибәрдек”, - дип белдерде Ю.Камалтынов.
“Вакытында өлгерергә кирәк, сыйфат та тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш”, - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз