Марат Әхмәтов: 10 апрельгә без язгы чәчү эшләренә әзер булырга тиеш

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сөйләде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, мартның икече яртысындагы салкыннар язгы чәчү эшләрен бераз чигерде. Апрельнең икече ун көнлеге басулардагы беренчел эшләрне: уҗым культураларын ашлау һәм тырмалау эшләрен башлап җибәрү чоры булачак.

Хәзерге вакытта районнарда чәчү техникасын агрегатлау бара, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары киселешендә эш планнары кабул ителә.  

Бүгенгә республика хуҗалыкларында якынча 180 мең тонна ашлама тупланган – бу бер гектарга 61,3 кг гамәлдәге матдә. Алдынгылар арасында Зәй районы (110 кг/га), Сарман районы (100 кг/га артыграк), Тәтеш һәм Әтнә районнары (80 кг/га артыграк). Әгерҗе (24 кг/га), Чирмешән (24 кг/га), Яңа Чишмә (30 кг/га), Кама Тамагы (30 кг/га) районнарында күрсәткечләр түбән.  

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ассызыклаганча, 10 апрельгә республика аграрийлары язгы чәчү эшләренә тулысынча әзер булачак. 

Министр искәрткәнчә, билгеләнгән таләпләр нигезендә язгы чәчү эшләренә барлык техника да әзер, ул 1 апрельгә ремонтланып бетәчәк. Әмма шулай да бүген 700гә якын трактор ремонтта әле.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрне чәчкәндә 70% йөкләнеш чәчү  комплексларына туры киләчәк. Бүгенгә 620 җайланма бар, шулардан 70е  ремонт боксларында әле.  

«Вакыт бетеп килә. Язгы чәчү эшләре бүген-иртәгә башланырга мөмкин. Шуңа күрә барлык проблемалары мәсьәләләрне кыска срокларда хәл итәргә кирәк: орлыклар буенча да, ашламалар буенча да, һәм, иң мөһиме, техника буенча», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International