Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога метрополитенындагы теракт сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
"Петербург метросындагы шартлаулар сәбәпле ихлас йөрәктән кайгыгызны уртаклашабыз. Гаепсез кешеләр үлеме - һәрчак фаҗига, туганнар һәм якыннар өчен зур кайгы, һәм без хәсрәт кагылган һәрбер кешегә кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйбыз. Котычкыч вакыйгада зарар күргәннәрнең тиз арада сәламәтләнүләрен телибез", - диелгән телеграммада.