Рөстәм Миңнеханов: "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ - илебезнең нефть химиясе сәнәгате флагманы

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ - илебезнең нефть химиясе сәнәгате флагманы. Бу хакта бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара Түбән Камада узды. 

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ - дөньяда синтетик каучук җитештерүчеләр арасында алдынгысы. 2017-2018 елларда мономерларны чыгару производстволарын киңәйтү, синтетик каучук җитештерү күләмен арттыру планнары алдынгы урында тора, диде Рөстәм Миңнеханов.Миңа хәбәр ителгәнчә, 2017 елның икенче кварталына уздырылган реконструкция нәтиҗәсендә каучукны җитештерү күләме тәүлегенә 200 мең тоннага кадәр арта, бип билгеләде Татарстан Президенты. 

Гомумән, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ 2021 елга кадәр үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча каучукны 1 млн. тонна, этиленны - 1,2 млн. тонна, пластикны - 1,5 млн. тоннага кадәр җиткерү карала, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ җитәкчелегенә һәм "ТАИФ" компанияләр төркеме җитәкчелегенә Татарстан республикасы, һәм гомумән илебезнең сәнәгый мөмкинлекләрен арттыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International