"Ефәк юлы" халыкара раллиның этабы 2017 елның 9 июлендә Татарстан территориясендә уза

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә "Ефәк юл" (Silk Way) халыкара ралли этабын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Министрлар Кабиенты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре катнашты. 

"Ефәк юл" халыкара ралли" проекты җитәкчесе Владимир Чагин хәбәр иткәнчә, 2017 елда ралли 7 июль көнне Мәскәүдә башлана һәм Кытай шәһәре Сианьда тәмамлана. Алдагы еллардагы кебек үк трасса өч илдән уза: Россия, Казахстан, Кытай. 

Җыелышта катнашучыларга ралли турында видеоролик тәкъдим ителде. Узган ел ралли 15 шәһәр аша узды, анда 40 млдән 125 машина катнашты, уникаль трасса озынлыгы 10 мең километр тәшкил итте. 

Быел ралли җиденче кат уздырыла. Ралли презентациясе Пекинда, Парижда узды, 17 май көнне Мәскәүдә уза. 

Татарстан территориясеннән ралли 9 июль көнне уза, иртән Чебоксар шәһәреннән чыгып, раллида катнашучылар иртәнге 8 сәгать 30 минутта Казанга килеп җитәләр. Алар Казан урамнарыннан (Меңъеллык мəйданы, Сул як Болак урамы, Космонавтлар урамы) узып, Шали авылына таба юл тоталар. Шалида якшәмбе 9 июль көнне 10:00 сәгатьтә 157 км озынлыктагы махсус учатсок башлана. Ул республиканың Питрәч, Лаеш, теләче, Балык Бистәсе районнары аша үтә. 

Владимир Чагин сүзләренчә, махсус участок буенча, районнар башлыкларын һәм башка җаваплы затларны җәлеп итеп, тикшерү өчен машиналарда йөреп чыгу була. Маршрутның махсус урыннарында тамашачылар өчен зоналар оештыралар. 

Рөстәм Миңнеханов соравына Владимир Чагин хәбәр иткәнчә, "Ефәк юлы - 2018" алдагы раллида беренче кат мотоцикллар катнаша алачак. Ралли тагын да кызыграк була. 

Раллины Татарстан Республикасы территориясендә үткәрү өчен җаваплы итеп ТР Министрлар Кабиенты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров билгеләнде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Ефәк юл" - Татарстан өчен абруйлы чара. Аның сүзләренчә, чараны яхшы уздыруны тәэмин итү, анда катнашучылар һәм күп санлы тамашачылар иминлеген тәэмин итү зарури. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International