Рөстәм Миңнеханов Саров шәһәрендә Россия федераль атом-төш үзәгендә булды

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендәге Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ)  булды.

Татарстан Республикасы Президенты монда Лазер физикасы институты һәм  Теоретик һәм математик физика институтының исәпләү үзәге эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановка җирле галимнәрнең эшләнмәләрен, аерым алганда, супер-ЭВМ һәм суперкомпьютер технологияләре өлкәсендәге  экспонатлар күрсәттеләр.

Аннары кунаклар РФЯЦ-ВНИИЭФ атом-төш корал музеенда булдылар, академик, илебездә атом-төш физикасына һәм атом сәнәгатенә нигез салучыларның берсе Юлий Харитон һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Атом-төш үзәгенең Галимнәр йортында Татарстан делегациясе әгъзаларына  илебездәге программа белән тәэмин итү эшләнмәләре проектлары экспозициясен тәкъдим иттеләр.  

Визит азагында «Цифрлы икътисад – Россиянең киләчәге. Бердәм команда» темасына киңәшмә уздырылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковский, РФЯЦ-ВНИИЭФ директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың әйдәүче югары уку йортлары вәкилләре, шулай ук «КАМАЗ», «Татнефть», «Татэнерго», «Казан вертолетлар заводы» һәм башка эре предприятиеләр  вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International