РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко губернаторлар – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко губернаторлар – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзалары белән очрашты

Очрашуда Россия Федерациясенең12 субъекты башлыкары – Татарстан Республикасы Президенты, Башкортостан Республикасы башлыгы, Мордовия Республикасы башлыгы, Алтай крае, Красноярск крае, Пермь  крае, Калуга өлкәсе, Липецк өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Самара өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе губернаторлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Президенты, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел гыйнвар аенда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан төбәкләрне фәнни-технологик үстерүгә һәм икътисадның халыкара базарда конкуренциягә сәләтен арттыруга юнәлгән Дәүләт төбәк сәясәте нигезләре расланды. Бу стратегия кысаларында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) үзен Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсешенең гомуми векторын формалаштыручы абруйлы эксперт мәйданчыгы итеп күрсәтте. 

Очрашуның төп темалары – Россиядә һәм чит илләрдә дәүләт идарәсен камилләштерүгә, нәтиҗәлелеген һәм нәтиҗәләрен бәяләүгә карата фикер алышу, шулай ук инновацион һәм сәнәгать кластерларын үстерүне стимуллаштыру.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән төбәкләрне үстерү буенча комплекслы ведомствоара проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән  «ИнноКам» һәм «ИНО Томск» инновацион үзәкләре, Новосибирск өлкәсен реиндустриализацияләү программасы. 2020 елда АИРР төбәкләрендәге  кластер алдына куелган амбициоз бурыч – экспорттан килерне икеләтә арттыру һәм ел саен 300 млрд. сумлап хосусый инвестицияләр җәлеп итү», - диде АИРР Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Дискуссиянең төп темаларыннан берсе Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүне камилләштерү буенча фикер алышу булды.

Сергей Кириенко АИРРга төбәк дәрәҗәсендә дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген бәяләү системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча тупланган позицияне бирергә тәкъдим итте. 

АИРРга керүче субъектлары башлыклары бу тема буенча тупланган позицияне формалаштаруга әзер икәнлекләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International