Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты

2017 елның 7 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты. 

Чара акционерлык җәмгыятенең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды. 

Төп доклад белән "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, узган елда акционерлык җәмгыятенең финанс күрсәткечләре уңай булуын искәртте. Хисап елында 75,2 млрд. сумга продукция җитештерелгән, бу 2015 елга караганда 6,4 млрд. сумга ягъни 9,4 % ка артык. 2016 елда чиста табыш - 18 млрд. 170 млн. сум. 

Продукциянең зур өлеше этилен полимерлары һәм поликарбонатлар (87,7 %).

Акционералар 2016 елга бухгалтерлык хисабын һәм еллык хисапны расладылар. "Казаноргсинтез" ГАҖ директорлар советының яңа составын расладылар: 

Фәрит Миңнегулов – “Казаноргсинтез” гавәми акционерлык җәмгыяте генераль директоры;

Сергей Алексеев – “Связьинвестнефтехим” акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары;

Марат Гәрәев – “Газпром переработка” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры;

Артем Здунов – Татарстанның икътисад министры;

Альберт Кәримов – Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры;

Милич Желько - IPCO TRADING S.A. башкаручы директоры;

Владимир Пресняков – “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары;

Александр Раппопорт – “Раппопорт һәм партнерлар” адвокат конторасы идарәче партнеры;

Дмитрий Тесленко – “ТАИФ” акционерлык җәмгыятенең финанс-икътисад идарәсе башлыгы;

Руслан Шиһабетдинов – “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары.

Махсус хокук (“алтын акция”) нигезендә, директорлар советы составына дәүләт вәкиле билгеләнгән – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International