Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖ матбугат конференциясендә: предприятие керемне 2020 елга 100 млрд. сумга кадәр җиткерергә тиеш

2017 елның 7 апреле, җомга

"Казаноргсинтез" ГАҖ керемне 2020 елга 100 млрд. сумга кадәр җиткерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышыннан соң булган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

"Мин компания, биредә эшләүче команда эшен уңай бәялим, - диде Татарстан Президенты. - Предприятие программасында билгеләнгән бурычларын башкарды. Яңа программа, яңа бурычлар булачак - 2020 елга керемне 100 млрд. сумга, этиленны 1 млн. тоннага, полимерларны 1 млн. тоннага җиткерү. Бу бурычлар җиңел түгел, ләкин "Казаноргсинтез" катлаулырак мәсьәләләрне дә үти ала".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, "Казаноргсинтез" бүген - илнең нефть-химия производствосы лидеры.   Беренче чиратта бу предприятиенең капитальләшүе артуын күрсәтә. 

"Казаноргсинтез - Россия Федерациясендә нефть химиясе предприятиеләре арасында иң нәтиҗәле һәм заманчаларының берсе. Без барлык күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтәбез: куәтләр йөкләнеше, хезмәт җитештерүчәнлеге, икътисадый күрсәткечләре дә. Иң төп критерий - компанияне капитальләшүе арта", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, производствоны үстерү буенча җитди планнар бар, ләкин алар турында соңрак хәбәр ителәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International