Алексей Песошин Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы делегациясе белән очрашты

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин бүген  Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Татарстанда сәүдә палатасы әгъзалары ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, “Химград” технополисында, Иннополис шәһәрендә, ике МИЗда (“Алабуга” һәм “Иннополис”) булдылар, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ җитәкчелеге белән очрашулар уздырдылар.

Татарстан һәм Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы арасында кооперацион элемтәләр үсешенең иң перспективалы юнәлешләре исәбендә Алексей Песошин МИЗ һәм технопарклар эшчәнлеге мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашуны һәм сәнәгать кооперациясен билгеләде.

“Иннополис шәһәре төзелеше инновацион эшчәнлек үсеше өлкәсендә республиканың яңа адымы булды. Талантлы яшьләрне җәлеп итү өчен фән шәһәрчегендә Американың Карнеги-Меллон университеты белән бергә булдырылган ИТ-Университет эшли”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы киләчәктә Татарстанда гамәлгә кертергә планлаштырылган зур проектлар турында сөйләде, болар – Россиядәге зур Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, “Европа-Көнбатыш Кытай”, автомагистраль төзелеше, Конфедерацияләр кубогы матчы-2017 һәм 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты.

Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы башлыгы Олег Прозоров республика җитәкчелегенә бизнес-делегациянең килүен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Безнең уңышлы хезмәттәшлегебезнең дәвам итәчәгенә өметләнәбез”, - диде ул. 

 

Белешмә өчен:

Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы 1974 елда нигезләнгән. Бельгия-Люксембург сәүдә-сәнәгать палаталары глобаль системасына 30дан артык палата керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International