Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасын Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларында җиңүләре белән котлады. Шимбә, 2017 елның 15 апрелендә, Казан спортчы хатын-кызлары Италиянең "Бусто Арсицио" клубын финалда ике матч нәтиҗәсендә җиңделәр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка, “Динамо-Казан” командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка һәм волейбол клубы коллективына юллаган котлау телеграммасында болай диелгән:
"Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, Әсгать Әхмәт улы һәм Ришат Сираҗетдин улы! Кадерле спортчы кызлар!
“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларында җиңүләрен зур шатлык белән кабул иттем. Клуб тарихындагы яңа бүләккә ирешүегез белән котлыйм. Ул күп санлы бүләкләр арасында тәүгесе булсын.
Әлеге казаныш – эшнең әйбәт куелып алып барылуы һәм безнең тырыш "Динамо-Казан" кызларының, тренерлар штабының, "Динамо” спорт җәмгыяте һәм волейбол федерациясенең җиңүгә ныклы омтылышы нәтиҗәсе. Матур уен күрсәткән өчен рәхмәт сезгә. Көчле көндәшләр – "Бусто Арсицио" клубына каршы тора алып, сез югары сыйфатлы уеныгыз белән җанатарларны сөендердегез. Ихластан сезгә яңа җиңүләр, спортта уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов".