Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында катнаша.
Сессия эшендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздыра.
Бүген иртән, 2017 елның 17 апрелендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына раслауга Алексей Песошин кандидатурасын ТР Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте.
Әлеге мәсьәлә бүгенге утырышның көн тәртибенә керде.
"Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 нче матдәсе нигезендә безгә Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән Премьер-министр кандидатурасын расларга кирәк. Алексей Песошин кандидатурасы бүген каралды һәм Дәүләт Советының барлык комитетлары тарафыннан да расланды", - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. Әлеге мәсьәлә беренче чиратта каралачак.