Алексей Песошин: Татарстан Президенты куйган бурычларны үтәр өчен барлык көчемне куячакмын

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Премьер-министр кандидатурасын республика парламенты депутатлары хуплады һәм раслады. Республикада Премьер-министр вазифасын Алексей Песошин башкарачак.

“Бик күп юнәлешләр буенча зур бурычлар куела һәм икътисадның, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен бик җитди эш башкару таләп ителә. Нәкъ шулай эшләү генә Татарстанны иң алдынгы төбәкләрнең берсе итәчәк, – диде Алексей Песошин. – Әле күптән түгел генә бу залда республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабын тыңладык. Безнең барыбыз да нинди шартларда һәм нинди таләпләр белән очрашканыбызны яхшы белә”.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, эчке тулаем продукт 5 трлн. сумнан артырга һәм икътисади, социаль күрсәткечләрне үстерергә, шул исәптән, гомер озынлыгын арттырырга кирәк.

Аның фикеренчә, “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм Иннополис, индустриаль парклар, технопарклардан тыш, кече һәм урта бизнесның да үсеш мөмкинлекләре зур.

“Агымдагы икътисади шартларда бу өлкәдә килеп туган кыенлыклар алга таба эшкуарлар өчен уңай мохит тудыру өчен безгә чаралар күрүне таләп итә”, – диде ул.

Премьер-министр сүзләренчә, республикада гамәлдә булган программаларны алга таба да гамәлгә ашыру кирәк. Мондый программалар исемлегендә күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү үткәрү, тузган торакны бетерү һәм алданган өлеш кертүчеләр мәсьәләсен хәл итү, юл инфраструктурасын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм башка төрле эшләр бар.

“Халыкның тормышы яхшы булсын өчен Татарстан Президенты тарафыннан куелган барлык бурычларны да нәтиҗәле һәм оешкан төстә үтәр өчен Хөкүмәттәге хезмәттәшләрем, депутатлар һәм муниципаль берәмлекләр белән бөтен көчемне куеп эшләргә вәгъдә бирәм”, – дип сүзен йомгаклады Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International