Бүген Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.
Зөядә кунакны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, “Зөя утрау-шәһәрлеге” дәүләт тарих-архитектура сәнгать музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин каршы алды.
Владимир Пучковны мәдәни мирас объектының истәлекле урыннары белән таныштырдылар.
Аннары Владимир Пучков Зөя утрау-шәһәрлеген янгыннан саклау буенча аерым пост территорияясендә булды. Ул янгын сүндерүчеләрне сәламләде, янгын сүндерү машиналарының техник җиһазландырылуын тикшерде, эш биналарын карады.
Бу янгын сүндерү бүлекчәсендә 11 кеше эшли. Хәзерге вакытта куллануда бер автоцистерна бар. Алар дүрт торак пунктка, Зөя утрау-шәһәрлегенә, кеше күп була торган тугыз объектка, 658 йортка хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, алар юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү һәм коткару эшләрен дә башкаралар.