Владимир Путин Татарстан халыкларының III съездында катнашучыларга котлау җибәрде

2017 елның 22 апреле, шимбә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан халыкларының III съезды кунакларына һәм анда катнашучыларга котлау җибәрде.

Аның текстын бүген съездның ачылышында РФ Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов укыды.

“Хөрмәтле дуслар! Сезне Казанда Татарстан халыкларының III съезды ачылу уңаеннан котлыйм, - диелә текстта. – Сезнең форумны Татарстан Республикасы һәм гомумән Россия өчен зур, мөһим вакыйга дип саныйм. Татарстан чыннан да монда яшәгән халыкларның борынгы тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән данлыклы. Ә иң мөһиме - электән кешеләр арасында урнашкан ышаныч, узара аңлашу һәм кунакчыллык белән.

Ассызыклап әйтәм - дәүләт һәр халыкның үзенчәлеклелеген һәм тәңгәллеген саклау мәсьәләләренә, тынычлыкны ныгытуга, милләтара һәм диниара килешүгә зур әһәмият бирә. Һәм шуңа да милли телләргә, мәктәпләргә, мәдәният һәм мәгарифкә ярдәм буенча программалар алга таба да үсәчәк. Мәгърифәтчелек, төбәкара һәм халыкара проектлар тормышка ашачак.

Ышанам, бу кирәкле, җитди эштә дәүләт хакимияте органнарының, гражданлык җәмгыте институтларының, фәнни һәм эксперт даирәләренең уртак тырышлыгы кирәк. Сезгә уңышлар телим. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International