Михаил Абызов "Алабуга" МИЗ турында: Бу инвесторлар белән эш алып баруның иң яхшы региональ тәҗрибәсе

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Россия Федерациясенең Ачык Хөкүмәт мәсьәләләре буенча министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов МИЗ корпоратив университетын тәмамлаучылар белән очраштылар һәм аларның чыгарылыш проектлары белән таныштылар. 

Россия төбәкләреннән сайлап алынган 25 студент өч ай дәвамында Россия һәм чит ил компанияләрен булдыру һәм эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнделәр. Алар сәнәгать проектларын сафка кертү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, гамәлдәге производстволар бизнес-кейсларын анализладылар, маркетинг, стратегик идарә итү буенча махсус дәресләрдә белем алдылар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәгариф мәйданчыгы мөмкинлекләрен югары бәяләде. "Алабуга" - үзенә җәлеп итә торган зона. Чаллы алгарышлы үсеш территориясе статусын алды. Безнең Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген булдыру буенча планнар бар. Шуңа күрә безгә югары квалификацияле, халыкара система белән таныш менеджерлар кирәк. Биредә сез кирәкле күнекмәләргә өйрәнәсез, аларның тормышта кирәге чыгачак. Без сезне сәламлибез һәм ярдәм итәчәкбез", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты студентларга. 

Михаил Абызов белем бирүнең бу формасын уңай бәяләде. Аның фикеренчә, алынган белемне тәҗрибәдә куллана алу бик мөһим. 

"Алабуга"да болар барысы да бар. Әлеге мәйданчыкны үстерергә кирәк, яңа дәрәҗәгә чыгарга. Шулай ук белем алганнарның күбесе биредә эшкә калу максатына ирешү эшен алып барырга кирәк, - диде ул. - Татарстандагы булган тәҗрибә, аерым алганда, "Алабуга" МИЗдагыны тагын каядыр очратырга авыр. Бу инвесторлар белән эш алып бару өчен иң яхшы тәҗрибә. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган алымнарны Россиянең башка төбәкләренә дә кертергә кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International