Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Россия венчур форумы ачылышында чыгыш ясады

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә Россия венчур форумы ачылды. Әлеге формат венчур ярминкәләренә һәм башка төбәк чараларына алмашка килде, төп аудиториясе – инновацион компанияләр, инвестицияләр эзләүче стартаплар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре. 

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, элекке төбәк масштабында булган венчур ярминкәсе бүген бөтенроссия форумы статусы алды, һичшиксез, бу статус аның нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясаячак. 

«Мин барлык кунакларга һәм чарада катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Монда аралашу, яңа багланышлар табу һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен яхшы шартлар тудырылган. Барыгызга да уңышлы эшләр телим», - диде Татарстан Президенты . 

Андрей Фурсенко үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт традицияләр һәм яңалыклар кертү арасында дөрес баланс таба белде, инновацион өлкәне үстерү өлешендә лидерлар арасында калды.

Шуннан соң кунаклар күргәзмә белән таныштылар. Экспозиция өч өлештән тора: технологик компанияләр – акселерация программасында катнашуга дәгъва кылучылар, Татарстан Республикасы Инновацион инфраструктурасы экспозициясе һәм «Hi, Future» киләчәкнең интерактив күргәзмәсе.

Форумда һәм акселерация программасында катнашуга бөтен Россиядән һәм 11 чит илдән, шул исәптән АКШтан, Ирландиядән, Эстониядән, Финляндиядән һәм башкалардан, 444 инновацион компания гариза биргән. Иң популяр өлкәләр - мәгълүмат технологияләре, Hardware (гаджетлар һәм приборлар), яңа материаллар, нефть һәм газ, киләчәк медицинасы, биотехнология. Форумда катнашуга 50 гариза хупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International