Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университетының «Компьютер инжинирингы үзәге»ндә булды

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр Санкт-Петербург политехника университетының (СПбПУ) «Компьютер инжинирингы үзәге»ндә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Санкт-Петербургта.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар өчен инжиниринг үзәге буенча экскурсия оештырылды, аның барышында үзәк вәкилләре үзәк  эшчәнлеге турында сөйләделәр. 

Инжиниринг үзәге 2013 елда Россиядә беренче СПбПУ «Исәпләү  механикасы» уку-укыту-фәнни һәм инновацион лабораториясе базасында аның стратегик партнеры – spin-out компаниясе һәм «Политех-Инжиниринг» кече инновацион предприятиесе катнашында оештырылган.

ИҮ эшчәнлегенең төп юнәлешләре – бөтендөнья һәм Россия сәнәгате компания-лидерлары өчен принципиаль яңа һәм глобаль конкуренциягә сәләтле оптимальләштерелгән яңа буын продуктлар һәм конструкцияләр әзерләүне һәм булдыруны тәэмин итүче даими НИОКР нигезендә үтәү; НИОКР заказы буенча глобаль таләп ителүче яңа буын инженерлар әзерләү һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда СПбПУ һәм инжиниринг үзәге белгечләре катнашында семинар оештырырга һәм уздырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, үзәк эшчәнлеге – инженер  проектлаштыруында яңа һәм заманча юнәлеш.

Бүген үк Татарстан Президенты СПбПУ фәнни-тикшеренү корпусында булды, шулай ук иҗади фәнни-техник яшьләр күргәзмәсендә тәкъдим ителгән фәнни эшләнмәләр белән танышты.

Монда иң заманча эшләнмәләр, тәҗрибә үрнәкләре куелган иде. Аерым алганда, киләчәк транспорты буларак, кояш-мобиль дә бар. 2017 елда Polytech Solar Team университеты командасы World Solar Challenge кояш-мобильләр эре халыкара узышларында катнашкан.

Рөстәм Миңнехановка җилле көннәрдә төзелеш мәйданчыкларында дугалы эретеп ябыштыру режимында идарәнең автоматлаштырылган проектын, ташланган җылылыкны утильләштерү өчен 500кВт куәтле парлы турбина җайланмасын, 11Д58МФ двигателенең тәҗрибә үрнәгендәге детальләрен аддитив технологияләр кулланып әзерләү өчен конструктив һәм технологик хәл ителешләр эшләү проектын һәм башкаларны күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International