З.Вәлиева: “Балаларга кагылышлы мәсьәләләр республикада дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора”

2011 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстанда опека һәм попечительлек органнары контроленда ата-ана карап тәрбияләвеннән мәхрүм 12359 бала исәптә тора, аларның 10999ы, ягъни 89 проценты башка гаиләләрдә тәрбияләнә – болар агымдагы елның 1 гыйнвар белешмәләре.

Караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру исә балалар йортлары, мәктәп-интернатлар санын соңгы елларда 8гә киметүгә китерде. Хәзерге вакытта шундый 14 учреждениедә 721 бала тәрбияләнә.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада балаларга ярдәм итү, аларны яклау һәм һәрьяклап үсешкә этәрү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы хакында ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева рәислегендә үткәрелгән брифингта шундый мәгълүматлар китерелде. Балаларның хокукларын яклау, куркынычсызлык ягыннан тәэмин итү, сәламәтлеген саклау буенча Татарстанда 10 дәүләт программасы гамәлдә һәм аларны тормышка ашыру төрле министрлыклар, ведомстволар җаваплылыгында, шулай ук муниципаль программалар да бар. Гомумән, балаларга кагылышлы мәсьәләләр республикада дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, дип басым ясап әйтте З.Вәлиева.

ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Данил Мостафин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Наталья Бутаева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Сергей Иванов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Уксусникова, ТРда балалар хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция рәвешендә барган брифингта балалар мәнфәгатьләрен яклауда эш тәҗрибәсе, дәүләт программаларының үтәлеше хакында аңлатма бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International