Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Mazzoni LB һәм Desmet Ballestra Италия компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында яклар яңа технологияләр һәм җайланмалар өлкәсендә нефть химиясе сәнәгате өлешендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да катнашты.
Искәртәбез, Desmet Ballestra – майлар сәнәгатендә, шулай ук органик һәм органик булмаган химия сәнәгатендә эшләүче инжиниринг төркеме. Компания өске-актив матдәләрне, шәхси һәм көнкүреш продуктлары өчен рецептур юу чараларын һәм башка чимал материалларны җитештерү өчен технологик җайланмаларны проектлый һәм китереп тора.
Desmet Ballestra Group үз өлкәсендә ике иң яхшы компания кушылудан барлыкка килгән, шул исәптән – Mazzoni LB (Италия) компаниясе белән дә, бу компания сабын җитештерә һәм үсемлекләрне глицерин белән эшкәртә.