Рөстәм Миңнеханов һәм Linde AG компаниясе генераль директоры Альдо Беллони киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde AG компаниясе президенты һәм генераль директоры профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашты. 

Очрашу Мюнхенда (ФРГ, Бавария) Linde AG компаниясенең штаб-квартирасында узды.

Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга килү мөмкинлеге һәм очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Линде» компаниясе инде ике дистә ел буена  Татарстан Республикасының нефть химиясе предприятиеләре – «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим», ТАИФ-НК белән уңышлы хезмәттәшлек итә.  

Татарстан сәнәгать газлары җитештерү һәм инжиниринг өлкәсендә бөтендөнья лидеры булган «Линде» компаниясе белән киләчәктә дә  хезмәттәшлек итәргә тели, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул  «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә яңа Этилен комплексын төзү проекты («Этилен-600» проекты) буенча проектлауга һәм китереп торуга генераль подрядчик сайлап алу буенча тендерның финал өлешендә «Линде» компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып баруны игътибар белән күзәтүен белдерде.

Альдо Беллони үз чиратында компания эшчәнлеге турында кыскача гына сөйләде.   

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов «Линде» компаниясе җитәкчелеген Россия базарына чакырды. Аның сүзләренчә, Россия базары һәрвакыт перспектив. Ул киләчәктә Татарстанда компания бүлекчәләрнең берсен яисә аның тикшеренү үзәген ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.   

Якындагы 20 елда без төбәгебезне илнең нефть химиясе үзәкләренең берсе дип күзаллыйбыз, диде ул, Татарстанда яхшы җитештерү базасы, чимал базасы, мәгариф ресурслары бар. Киләчәктә бөтен бер система кору мөмкинлеге бар – мәгариф, тикшеренү юнәлеше һәм җитештерү, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без сезнең озак сроклы хезмәттәшлек һәм Россия базарында катнашу турындагы фикерегез белән килешәбез», - диде Альдо Беллони.

Аннары яклар Linde AG компаниясе «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә яңа Этилен комплексын төзү проекты («Этилен-600» проекты) буенча проектлауга һәм китереп торуга генераль подрядчик сайлап алу буенча тендерның финал этабында катнашуын дәвам итәр дип килештеләр. 

Генераль подрядчик сайлап алу турындагы соңгы карар Петербург халыкара икътисад  форумы (ПМЭФ-2017) кысаларында кабул ителер дип көтелә. 

Очрашу азагында Альдо Беллони әфәнде шушы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасыннан килгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә интервью бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International