Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» акциясендә катнашуга мәҗбүр итәргә ярамый дип белдерде

2017 елның 6 мае, шимбә

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу ирекле булырга тиеш һәм анда катнашуга административ ресурсны җәлеп итү – ярамый торган хәл. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иртәнге планеркада белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, акцияне республиканың күп кешеләре хуплый, һәр гаиләнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары бар.    

«Кешеләр анда үзләре теләп барырга тиеш. Акциядә катнашу кешеләрдә тискәре хисләр уятмаска тиеш, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Ул чын күңелдән булырга тиеш. Кешеләр үзләре бу гамәлгә чыгарлар, дип ышанам. Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылган, күпләр үзләренең газизләрен югалткан».  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов иминлек мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстан  Президенты республика шәһәрләрендә һәм районнарында «Үлемсез полк» акциясен уздырганда террорчылыкктан яклауны тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International