Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан муниципаль районында язгы чәчү эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Район басуларында язгы кыр эшләрен бәяләп, Рөстәм Миңнеханов Куралово авылында «Таткрахмалпатока» заводы бүлекчәсендә булды. Предприятие кукуруза, арыш һәм арпа эшкәртү белән шөгыльләнә, шулай ук квас сослосы концентраты, мальтоза патокасы һәм татлы тамыр экстрактлары җитештерә. Заводның куәте тәүлегенә 40 тонна бөртекле экстракт. 2016 елда 351 млн. сумлык продукция чыгарылган. Төп сатып алучылар – Россия, Молдова, Беларусь, Кытай һәм Польша компанияләре.
Җитештерү линияләрен караганда завод җитәкчелеге киптерү-чисарту пункты төзү проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән киңәшмә уздырды.
Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов хәбәр иткәнчә, быел яз 21,1 мең га мәйдан чәчәргә планлаштыралар. Бүгенгә басуларда эш 2,6 мең гектарда башкарылган (язгы чәчүлекләр - 2,2 мең га).
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен эшләренә анализ ясарга һәм барлык мөмкин резервларны эшкә җигәргә өндәде. Ул искәрткәнчә, төп мәйданнарны инде май уртасына чәчеп бетерергә кирәк. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты хезмәткәрләрне стимуллаштыруның төрле чараларын актив кулланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук районда файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре булуга игътибар итте. Татарстан Президенты район башлыгына бу мәсьәләгә игътибарлы булырга кушты һәм кирәк чакта проблеманы хәл итүгә прокуратура хезмәткәрләрен дә җәлеп итәргә өндәде.
Соңыннан Куралово авылында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.