Рөстәм Миңнеханов "FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогында Макдоналдс белән бергә!" программасы кысаларында балаларга истәлекле медальләр тапшырды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Казанның «Үзәк» стадионының җиңел атлетика манежында Татарстан башкаласыннан 40 яшь футбол сөюче Конфедерацияләр Кубогында катнашучы җыелма командалар уенчыларын футбол кырына чыгару хокукына ирештеләр: "FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогында Макдоналдс белән бергә®!" программасы кысаларында балаларга истәлекле медальләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Макдоналдс» компаниясенең Россиядәге президенты Хамзат Хасбулатов тапшырды.

Бәләкәй футбол сөючеләр өчен менә дигән бәйрәм әзерләгәннәр: аларга кунакка дип мәшһүр комментатор Георгий Черданцев, Футбол-2018 буенча дөнья чемпионаты талисманы Забивака, Роналд Макдоналд килде. Шулай ук тантанага кечкенә казанлыларга Футбол буенча чып-чын Конфедерацияләр Кубогын алып килделәр, ул җиңүче командага мәңгелек саклауга тапшырылачак.   

«Быел безнең илдә мөһим футбол вакыйгасы – Конфедерацияләр Кубогы -2017 узачак. Казан – турнир матчлары узачак шәһәрләрнең берсе. Сез барыгыз да беләсез, “Макдоналдс” компаниясе 1994 елдан бирле футбол буенча дөнья чемпионаты химаячесе. Компания зур профессиональ футболга гына ярдәм итеп калмыйча, безнең территорияләр өчен әһәмиятле башлангычларда да катнаша. Бүген без "FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогында Макдоналдс белән бергә®!" футбол программасын ачып җибәрәбез. Яшь футболчыларга илебез футболындагы хәлләрне үзгәртеп җибәрүне телисе килә. Сез – безнең киләчәк, ышанам, сез безнең киләчәк чемпионнарыбыз да булырсыз әле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Макдоналдс» компаниясенең Россиядәге президенты Хамзат Хасбулатов хәбәр иткәнчә, быел беренче мәртәбә программада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак. Казанда быел футбол кырына спорт йолдызлар белән бергә 88 бала чыгачак», – диде Хасбулатов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International