“Буревестник” бассейнында Василий Юрченкога Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе тәкъдим ителде. Академия ректоры Йосыф Якуповның сүзләренә караганда, тәүге 200 студент биредә 2011 елның 1 сентябрендә үк укый башлаячак.
IT-паркта аның директоры Динар Насыйров Василий Юрченкога югары технологияләр өлкәсендәге технопаркны, электрон документлар әйләнеше системасын, электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итте. “Идея” технопаркы хакында аның генераль директоры Сергей Юшко сөйләде. ТР Дәүләт заказы агентлыгы башлыгы Яков Геллер электрон сатып алулар системасын һәм Татарстанның электрон сәүдә мәйданчыгын тәкъдим итте.
Новосибирски өлкәсе делегациясе IT-паркның бизнес-инкубаторында да булды. Василий Юрченко бизнес-инкубатор диварында аның резидентларына уңышлар теләп язма калдырды.
Казан федераль университетында кунаклар КФУ музеенда һәм Владимир Ленин укыган тарихи аудиториядә булды. КФУ ректоры Илшат Гафуров Василий Юрченкога югары уку йорты һәм аның үсеш перспективалары хакында сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.