Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Свинаренко алга таба багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2017 елның 12 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “УК “Роснано” ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды директоры Андрей Свинаренко белән нанотехнологияләр өлкәсендә агымдагы һәм киләчәк проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. 

Әңгәмә Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов катнашты.

Аерым алганда, яклар Татарстанда нанотехнологияләр үзәге үсеше мөмкинлекләре турында сөйләште. Татарстанлылар катнашында һәм финанс ярдәме белән “Роснано” 2012 елның ноябрендә ике мәйданда – “Идея” технопаркында һәм “Химград” технополисында эш башлап җибәрде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International