Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә "Зенит-Казан" һзм "динамо-Казан" волейбол клублары уенчылары белән очрашты.
Әлеге сезон ике клуб өчен дә бик уңышлы тәмамланды. "Зенит" өченче кат рәттән Чемпионнар лигасында җиңде, Россия Кубогын яулады, ә ТР Президентында тантаналы кабул итү алдыннан тагын бер илкүләм чеспионатта җиңде. Казанга кайткач, волейболчыларны тулы составта Казан Кремленә чакырдылар.
Россия чемпионатының финал матчы сезнең иң яхшы уенчылар булуыгызны исбатлады, дип ассызыклады ТР Президенты. "Җиңүләр саны буенча сез барыннан да алда, сез тарихка кереп калдыгыз. Бу бик зур уңыш. Без чын күңелдән сезнең белән горурланабыз. Сезнең җиңүләр - волейболны үстерү өчен уңай үрнәк, ә республикада 40 мең кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә", - диде Миңнеханов "Зенит" уенчыларына.
Хатын-кыз "Динамо" командасы узган сезонда ике титул яулады - Россия Кубогы һәм Европа волейбол конфедерациясе Кубогы, шулай ук Россия чемпионатыныж көмеш призеры булды. "Команданың мөмкинлекләре бар, без сезгә ышанабыз һәм уңышларыгыз белән горурланабыз. Минем фикеремчә, алдагы сезонда сез Европада да, Россиядә дә уңышлы уен күрсәтәчәксез. Без ышанабыз - ир-ат, хатын-кыз командаларыбызның мөмкинлекләре гаять зур", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ике командага да җитәкчелектән төп бүләк бишәр миллион сумга сертификатлар булды - аларны Миңнеханов "Зенит" һәм "Динамо" баш тренерларына тапшырды.