Рөстәм Миңнеханов Әстерханга эш сәфәре кыла

2017 елның 12 мае, җомга

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әстерхан шәһәренә килде. 

«Әстерхан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – өлкә Хөкүмәте Рәисе Рәсүл Солтанов каршы алды.  

Бүген Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин белән очрашачак. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнгать осталарының бәйрәм концертын караячак, чара Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында барачак. 

Иртәгә, 2017 елның 13 маенда, Татарстан Президенты XVII Федераль  Сабантуйда катнашачак. Бәйрәм Әстерханда Үзәк шәһәр стадионы территориясендә узачак.   

Татарстан Республикасы Президентының эш программасында – Әстерхан дәүләт университеты бакчасында мәшһүр татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашу.

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озата йөри. 

Әстерханга килүгә үк Татарстан Президенты, рәсми затлар белән бергә,  Габдулла Тукай ис. бакчада атаклы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Шунда ук Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге 74 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты мәктәп укучылары һәм укытучылары белән аралашты, укучылар әзерләгән иҗат номерларын карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International