Рөстәм Миңнеханов: “Идея” технопаркы үсәргә тиеш”

2011 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

ТРда беренче инновация инфраструктурасы объекты булган “Идея” технопаркы үсештән туктарга тиеш түгел, ди ул. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов технопаркта белдерде.
Технопаркта ТР башлыгы белән Татарстан Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьер – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров булды.
Рөстәм Миңнеханов технопарк базасында “Роснано” белән бергә гамәлгә ашырыла торган эре проект – наноүзәк төзелеше белән танышты. Аннары ТР Президенты проектны гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Р.Миңнеханов киңәшмәне ачканда, Татарстанның эре иннвация үзәкләрендә аларның агымдагы эшчәнлеге белән танышу максатыннан даими булу ниятен белдерде. ТРда беренче инновация инфраструктурасы объекты булган “Идея” технопаркы билгеле нәтиҗәләргә иреште, әмма ул үсештән туктарга тиеш түгел дип саныйбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Роснано” технопарк базасында наноүзәк булдыруга 1,7 млрд. сум бүлеп бирде, дип искәртте республика башлыгы. ТР Президенты фикеренә караганда, бу зур сумманы нәтиҗәле файдаланырга кирәк. “Роснано”ны партнер буларак җәлеп итү – бу Россия күләмендә җитди проект, ул уңышлы гамәлгә куелырга тиеш”, - дип ассызыклады.
“Идея” технопаркының ирешкән уңышлары һәм агымдагы эшчәнлеге белән аның генераль директоры Сергей Юшко таныштырды. Аның сүзләренә караганда, технопаркның 93 компания-резидентында хезмәткәрләр саны – 1496 кеше. Узган ел әйләнеш 3,5 млрд. сум тәшкил иткән. Технопаркта иң кечкенә уртача хезмәт хакы 20280 сум.
Сергей Юшко белдерүенчә, резидентларның күбесе кече инновация компанияләре, алар өчен “Идея” старт алу мәйданчыгы булды. Аннары компанияләр үсеш ала һәм технопарктан китә.
ТР Президенты С.Юшкога “Идея” технопаркында уңышлы эшчәнлек башлаган компанияләр исемелеген әзерләүне йөкләде.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнехановка наноүзәктә гамәлгә ашыру ниятләнгән проектлар тәкъдим ителде. Аның фикеренә караганда, проектлар яхшы җитәкчедән башка уңышлы булмый. “Барлык яңа проектлар зур көч таләп итә. Һәрбер проект өчен җан аткан кеше булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмә ахырында ТР Президенты ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратовка Татарстанда наноиндустрия проектларының гамәлгә куелу барышын контрольдә тотуны йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International