Чистайда Индустриаль парк нигезенә беренче таш салынды

2011 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Бүген “Чистай” индустриаль паркын тәэмин итүче Энергетика үзәге нигезенә беренче таш салуга багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Истфилд АС” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Игор Ледецки катнашты.
Бу тантаналы чарада Равиль Муратов, беренче блокны салуга күп вакыт та үтмәc агымдагы ел декабрендә котельня эшли башлачак дип белдерде. Тиздән Индустриаль паркта беренче резидентлар пәйда булачак, моношәһәрдә яшәүчеләр эш белән тәэмин ителәчәк. Беренче вице-премьер яңа проектка уңышлар теләде.

“Бүген Чистай өчен күптән көтелгән көн”, - дип белдерде Илдус Әхмәтҗанов. Район башлыгы Россия Хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелегенә Индустриаль паркны гамәлгә куярга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, Индустриаль парк – Чистайның икенче сулышы. Парк территориясендә эшләр башланды инде.
Игор Ледецки, үз чиратында, “Истфилд АС” күптән инде Словакиядә энергетика проектлары белән шөгыльләнә, менә хәзер Татарстан территориясендә дә мондый проектлар гамәлгә куелачак дип билгеләп үтте.
Чыгышлардан соң булачак Энергетика үзәге нигезенә беренче таш салынды.

“Биредә декабрьдә Энергетика үзәге эшли башлаячак. “Чистай” Индустриаль паркының беренче этабында 5 мең эш урыны булдырылачак. Киләчәктә анда 12 мең кеше эш белән тәэмин ителәчәк”, - дип белдерде журналистларга тантаналы чарадан соң Равил Моратов. Аның сүзләренә караганда, бизнес өчен проектларның тизрәк гамәлгә куелуы әһәмияткә ия. Индустриаль парк динамик рәвештә үсеш ала – 2013 елга кадәр анда төп резидентлар эшли башлаячак. Өстәмә проектлар 2015 елга кадәр гамәлгә куелачак. Резидентлар өчен яхшы шартлар булдырылачак – парк бөтен кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылачак. Бу мәйдан бизнес вәкилләрен җәлеп итәрлек булачак.
Паркның 6 потенциаль резиденты бар һәм аларның саны арта.
Әлеге үзәкне торгызуга дәүләт-шәхси партнерлык шартларында проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелә. Дәүләт, котельня төзелешен финанслап, проекны гамәлгә ашыру җаваплылыгын алып, беренче адым ясый. Үзәкнең икенче этабы төзелешенә 450 миллион сум шәхси инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International