Грозныйда «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы уза

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укудан башланды. Ил башы телеграммасын Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды. "Бүген илебезнең күпчелек мөселманнары экстремизм һәм терроризм проблемасына дучар була. Сирия һәм Көнчыгыш илләрендәге бүгенге фаҗигалы вакыйгалар. Ислам дөньясы Россия ягыннан тулысынча ярдәмгә ышана ала. Без тынычлыкка ирешүдә ярдәм итәргә әзер", - диелгән телеграммада. 

Пленар утырышның модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләре институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры һәм Төркем координаторы Вениамин Попов. Утырышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикаса Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров, Дагыстан Республикасы Башлыгы Рамзан Абдулатипов, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгать иттеләр. 

Әңгәмәнең төп темасы - Россия һәм мөселман илләренең икътисадый багланышлары мөмкинлекләре. Шулай ук чара кысаларында ислам һәм башка диннәр тәҗрибәсенә, рухи байлыкларга нигезләнеп, куркынычсызлыкка янау үсешенә каршы торуга чараларны билгеләү мәсьәләләре дә карала. 

Утырышта 57 кеше катнаша, 23 е Россия вәкилелләре, алар арасында Россия Федерациясе субъектларының 4 башлыгы (Татарстан, Чечня, Дагыстан, Кырым), РФ тышкы эшләр министры урынбасары М.Л.Богданов, җәмәгатьчелек, фән һәм дин вәкилләре катнаша. Шулай ук  26 дәүләттән 34 чит ил вәкиле.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында төркемгә яңа вәкилләр кушылуы турында хәбәр итте - Әзәрбайҗан, Бәхрәйн, Малайзия. "Билгеләп үтәргә кирәк, БМО икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус алу өчен без Берләшкән Милләтләр Оешмасына документларны бирдек. Бу халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясарга һәм бөтен дөньядан хезмәттәшләр белән тәҗрибә һәм тәкъдимнәр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркем эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - икътисадый хезмәттәшлек. Ел саен Казанда "Россия ислам дөньясы: Казансаммит" халыкара икътисадый саммиты үткәрелә. Быел анда 50 илдән 1,5 меңнән артык делегат катнашырга җыена. Шулай итеп, Төркем эшчәнлеге Россия базарына ислам дәүләтләреннән инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Ислам үсеш банкы белән берлектә Россиядә илсам банкингын җайлау мәсьәләләре хәл ителә. Былтыр Төрекм утырышында Казанда Ислам үсеш банкы һәм Россия финанс институтлары арасында үзара килешкәнлек турында меморандум имзаланды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уртак дини һәм тәгълимат чаралары ислам дөньясындагы актуаль проблемалар һәм экстремизм белән көрәш турында фикер алышу өчен җайлы. 

“Милләтара һәм динара тынычлык – дәүләтебез нигезе. Бу безнең уникаль үзенчәлегебез, без аны саклыйбыз һәм үстерәбез. Терроризм һәм радикализм - мөселман илләренә генә түгел, ә бөтен дөньяга яный. Без тәҗрибәбҗез белән уртаклашырга әзер, чөнки хәзерге замандагы авырлыкларны бергәләп кенә хәл итеп була", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышын Рмзан Әхмәт улы Кадыров җитәкчелегендәге кунакчыл Чечня Республикасы каршы ала. Чечня үзе терроризмның дәһшәтен кичерде. Республиканың Беренче Президенты Әхмәт Хаҗи Кадыров әлеге проблеманы республикада һәм гомумән Россиядә юк итү өчен гаять зур өлеш кертте. Республиканың хәзерге башлыгы атасы эшен дәвам итә, һәм үстерә дә. Аның тырыш эше нәтиҗәләре күренеп тора, казанышлары сокландыра. Без бүген Грозныйда - Чечня Республикасы башкаласында, төзекләндерелгән, заманча, динамик рәвештә үсеп баручы шәһәрдә. Бу казанышларга берүзең ирешеп булмый, дип уйлыйм, дустанә һәм туганлык ярдәме булмаса". - дип башлады утырышны Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International