ТР Премьер-министры "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурслары җиңүчеләрен тәбрикләде

2011 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Казанда “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев һ.б. катнашты.
Тантаналы чараны Артем Сидоров ачты. Аның сүзләренә караганда, республика конкурс комиссиясе алдында иң яхшына сайлап алу бурычы куелды. Шулай ук, ТР экология һәм табигать ресурслары министры сәламләү сүзендә барлык катнашучыларга да республика экология куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңышлар һәм конкурсларда җиңүләр теләде.
Һәр ел саен конкурста катнашучылар саны арта, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. “Конкурста гаммәви мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек оешмаларының ел саен күбрәк катнашуы куандыра, еш кына алар экологик юнәлешләрнең лидерлары булып китә, - дип белдерде ТР Премьер-министры. – Соңгы вакытта экологиягә күп игътибар бирелә. Бүген эшчәнлек нигезенә экологияне куймаган бер генә җәмәгатьчелек оешмасы, партия юктыр. Ул очраклы түгел. Бу барыбыз да бу мәсьәләлгә аеруча игътибарлы булырга тиешлекне аңлата”.
Илдар Халиков предприятиеләр арасында үткәрелгән конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. 2010 ел нәтиҗәләре буенча, “Татнефть” ААҖ абсолют җиңүче дип табылды. Бүләкләнүчеләр арасында “Казаньоргсинтез” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” АҖ һ.б. да бар.
Бүген шулай ук үзләренең көндәлек эшчәнлекләре белән әйләнә-тирә мохитне саклауда, экология куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур өлеш керткән республика предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф учреждениеләре, социаль өлкә, сәламәтлек саклау, җәмәгатьчелек оешмалары һәм берләшмәләре бүләкләнде.
Моннан тыш, экология проблемаларын хәл итү эшләрен актив яктыртучы һәм республика халкын экологияне сакларга чакыруда үз өлешләрен керткән иң яхшы журналистлар билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International