Халыкара йөзү федерациясенең инспекция комиссиясе Казанның спорт су төрләре буенча 2015-2017 елларда Дөнья чемпионатына дәгъвә белдерүе кысаларында Мәскәүгә килде.
Кичә РФ Хөкүмәт Рәисе Владимир Путин һәм РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко комиссия белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FINA президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы доктор Хулио Сезар Маглионе җитәкләячәк, FINA башкаручы директоры Корнел Маркулеску катнашты.
Комиссия Мәскәүдә узган очрашудан соң Татарстан башкаласына килә, анда кунакханә, транспорт һәм спорт инфраструктурасы белән танышачак.
15 июльдә Шанхайда спортның су төрләре буенча 14 нче дөнья чемпионаты кысаларында уздырыла торган FINA бюросы утырышында ике дөнья чемпионаты үткәрелә торган шәһәрне сайлачаклар. Чемпионатлар үткәрүгә дәгъвә белдерүче шәһәрләрне тәкъдим итү роликлары кхрсәтеләчәк. Казан фильмы “Скорость жизни” дип атала, аны Голливудның танылган режиссеры Руперт Уэйнрайт төшергән.
Көндәшләр арасында Мексика Гвадалахара шәһәре, Кытайның Гуанчжоу һәм Гонконг шәһәрләре, шулай ук 2017 елгы Дөнья чемпионатына гына дәгъвә итүче Канаданың Монреаль шәһәре бар.