Бүген Казанга РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара һава аланында аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Зубковка Татарстанның агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында сөйләде. ТР Президенты фикеренчә, хәзергое вакытта авыл хуҗалыгы өчен вәзгыять тотрыклы. 2011 елда уңыш яхшы булырга охшаган: 4,5 млн. тонна бодай, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,6 млн. тонна бәрәңге җыеп алырга планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Зубковка корылык чорында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче федераль структуралар белән уңышлы эшләвен ассызыклады. Аның сүзләренчә, республика Россельхозбанк, "Росагролизинг" ААҖ белән уңышлы эшли.