Казанда Россия Президенты бүләгенә ат чабышларына әзерлек югары дәрәҗәдә. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков журналистларга РФ Президенты бүләгенә ат чабышларына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының өченче утырышы тәмамлангач белдерде. Бу чара ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
РФ Президенты призына ат чабышлары 24 июньдә ТР башкаласында уза. “Бу чарага 10 көнгә якын вакыт булуга карамастан, Казанда ат чабышларына әзерлек югары дәрәҗәдә, иртәгә үткәрү дә мөмкин хәл.”, - дип белдерде РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры В.Зубков.
ТРга мондый дәрәҗәле ярышлар үткәрүдә зур ышаныч күрсәтелде, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Казанда РФ Президенты бүләгенә ат чабышлары икенче тапкыр үткәрелүен дә искәртте ул.
Виктор Зубков белдерүенчә, Казанда булачак ат ярышларының гомуми бүләк фонды 28,5 млн. сум тәшкил итәчәк. Иң зур бүләк – Россия Президенты призы 10 млн. сум тәшкил итә. “Милли байлык” бүләге – 8 млн. сум, ТР Президенты бүләге – 3 млн. сум.